Казанның муниципаль парковкалары 10, 11, 12 һәм 15 июньдә түләүсез эшләячәк. Муниципаль түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләре буенча, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә паркинг бушлай эшли.
Калган көннәрдә парковка бәясе 30-70 сум тәшкил итә, берничә ысул белән түләп була: мобиль кушымта аша, урамнарда урнашкан паркоматларда, sms-хәбәр яисә “Казан паркингы” порталында.
Искәртергә кирәк, 12 июнь (Россия көне) һәм 15 июнь (Ураза бәйрәме) бәйрәм ял көннәре булып торалар. Ял көне 9 июнь шимбә дүшәмбе 11 июньгә күчерелде. Шулай итеп, 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре була.
Фото: https://pixabay.com | Clker-Free-Vector-Images
Нет комментариев