Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 9 процентка диярлек арткан

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 35 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 34,9 мең сум тәшкил иткән. Бу 2017 елга караганда 8,6 процентка артыграк. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Республикада уртача хезмәт хакы 34,9 мең сумга тигез, 2017 ел белән чагыштырганда үсеш 8 процент тәшкил итә», - дип искәртте Олег Пелевин.

Зур предприятиеләрнең күрсәткечләренә караганда, иң югары хезмәт хакы – Югары Осланда. Биредә ул аена 44 мең сум тирәсе тәшкил итә. Исемлекнең азагында – Чүпрәле авылы (22,9 мең сум). 

Фото: Солтан Исхаков, Татар-информ архивы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев