Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әби-бабайларны «Иң яхшы оныгым» фотоконкурсында катнашырга чакырабыз

Татарстанда «Бердәм Россия»нең «Иң яхшы оныгым» фотобәйгесе старт ала

Фото: Ксения Дромняк

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-berdam-rossiya-nen-in-yaxsy-onygym-fotobaigese-start-ala-5877181

«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары бүлеге социаль челтәрләрдә «Иң яхшы оныгым» традицион республика фотобәйгесе башлануы турында игълан итте. Ул Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган.

«Фотобәйге татарстанлылар арасында зур яңгыраш алды. Үз әби-бабайлары турында йөзләгән хикәяләр социаль челтәрләрне тутырды. Бу өлкән буынга аларның кайгыртуы, батырлыгы һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтүнең тагын бер формасы. Быел без номинацияләрне бераз үзгәрттек, ул гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре темасын киңрәк ачу мөмкинлеге бирәчәк», — дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы әгъзасы Ольга Павлова.

Бәйге өч этапта һәм өч номинациядә уза. Беренче этап 2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда оныклары, әби-бабайлары һәм гаиләләре сурәтләнгән фотоларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #лучшийвнук2023 #Иңяхшыоныгым2023 хештегы белән өч тема буенча урнаштырырга кирәк:

— «Гаиләмнең милли-мәдәни традицияләре»;

— «Гаиләмнең геройлары»;

— «Гаиләбез һөнәре».

Икенче этап 6-19 ноябрьдә узачак. Монда экспертлар бәйгегә йомгак ясый. Җиңүчеләрне бүләкләү 30 ноябрьдә оештырыла.

Конкурс өченче тапкыр үткәрелә. Аның төп бурычы — гаиләгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, өлкән яшьтәгеләрне республиканың һәм илнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуга җәлеп итү.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-berdam-rossiya-nen-in-yaxsy-onygym-fotobaigese-start-ala-5877181

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев