Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде.
«Аэрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде.
Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә үткәрелгән медицина экспертизасы нәтиҗәсен дә тәкъдим итте. Экспертиза пилотның канында алкоголь тапмаган.


Фото: Михаил Захаров
Нет комментариев