Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" банк иң ышанычлы банклар рейтингына керде

Рейтингны 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Сравни.ру" аналитик үзәге төзегән.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). "АК БАРС" Банкы "Сравни.ру" аналитик үзәгенең "2016 елның иң ышанычлы банклары" рейтингына кергән.

Рейтинг төзегәндә "Сравни.ру" аналитиклары банкларның финанс хисапларын, шулай ук Россия һәм чит ил рейтинг агентлыкларының күрсәткечләрен, банк операцияләрен уздыруга лицензиянең кире алынуына китерерлек проблемаларның булу-булмавы исәпкә алган. Барлыгы 200 эре банк тикшерелгән, күрсәткечләр буенча алар берничә төркемгә бүленгән - нык ышанычлыдан башлап, ышаныч дәрәҗәсе түбән булганга кадәр.

Беренче төркемгә дәүләт мәшгульлекле банклар һәм аларның бүлендекләре кергән. Икенче төркемдә - ышанычлы финанс күрсәткечләре булган региональ хакимияткә буйсынган банклар. Өченче төркемдә - яхшы финанс күрсәткечле шәхси банклар. Рейтингның түбәнрәк баскычларында аналитиклар тарафыннан бик үк ышанычлы дип табылмаган банклар урнашкан.

«АК БАРС» Банк рейтингның икенче төркеменә кергән.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/15/131425/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев