Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчасын туздырмый гына ипотека бурычын каплау алымын уйлап тапкан

Чаллыда яшәүче бер ханым үз акчасын туздырмый гына ипотека бурычын каплау алымын уйлап тапкан.

«Тиздән Яңа ел, димәк, бүләкләр һәм могҗизалар вакыты. Мин могҗизаларга ышанам һәм иремә гадәти булмаган бүләк ясарга - ипотека бурычын ябарга телим. Минем шашкын идеям туды: ипотекага бөтен дөнья белән акча җыярга уйлыйым,» - дигән ул социаль челтәрдә.

Ул һәркемнең булдыра алганча ярдәм итүен сорый. «Сезнең ярдәмнән башка мин булдыра алмыйм. Барлык җыелаган акчалар бары ипотека түләү өчен генә тотылачак. Үзеңне тылсымчы итеп хис ит! - дип, акча күчерү өчен карточка номерын да язып куйган оригиналь идея иясе.

Ә акча җыю нәтиҗәсен 31 декабрьдә социаль челтәрдәге үз битенә элергә вәгъдә биргән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев