Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алла Сакласын! Татарстанда 71 яшьлек ир-ат төзелеш вагонында тереләй янып үлгән

Тукай районының Илбухтино авылында чыккан янгында 71 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Янгынның мәйданы 18 квадрат метр тәшкил иткән. Коткаручылар килгәнче ялкын телләре төзелеш вагонын камап алырга өлгергән була инде. "Кызыл әтәч"не авызлыклаган вакытта янгын сүндерүчеләр 1945 елгы ир-атның үле гәүдәсенә юлыга. Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига мичтән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы...

Тукай районының Илбухтино авылында чыккан янгында 71 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.


Янгынның мәйданы 18 квадрат метр тәшкил иткән. Коткаручылар килгәнче ялкын телләре төзелеш вагонын камап алырга өлгергән була инде. "Кызыл әтәч"не авызлыклаган вакытта янгын сүндерүчеләр 1945 елгы ир-атның үле гәүдәсенә юлыга.

Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига мичтән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Узган тәүлектә Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләренә 75 чакыру килгән, шуларның 32се ялган булып чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 10 "кызыл әтәч"не авызлыклаган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев