Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Фазлыева “права”ны беренче тапкырдан ала алганмы? [+фото-видео]

Бу көннәрдә җырчы Алсу Фазлыева машина йөртү хокукына ия булды.

- Алсу, "права" алуың белән сине! Ни өчен хәзер генә укырга булдың?
- Рәхмәт! Элек ничектер бер дә кызыкмый идем. Ничектер егетләр эше дип санадым. Ләкин тора-бара фикерем үзгәрде. Бөтен дус кызларым, танышларым машина белән йөри. Әйләнәмдә машинасыз кеше юк диярлек. Әзрәк төрттереп тә әйтә башлаганнар иде. "Яшь чакта укырга кирәк. Аннары булмый", - дип әйтә торгач, укырга булдым. Шуңа игътибар иттем: машина йөртү хокукына күбрәк кызлар укый икән. Безнең төркемдә 10 кыз, 2 егет иде.
- Инструкторның әйбәте эләктеме?
- Бик әйбәт татар егете иде. Мин аны аптыратып бетердем. Артык дәресләр дә алдым бугай. Ул мине берсүзсез йөртте. Имтиханнарны гына әзрәк соңга калып бирдем. Концертлар белән йөреп, төркемдәшләремнән бераз артта калдым. Теория буенча рус кешесе укытты. 4ләп дәрес калдырган да идем. Берүземә генә дәрес биреп, аңлаттылар. Рәхмәт яусын аларга. Мәсьәләләр чишкәндә бик катлаулы, хәйләкәр сораулар бар иде. Хаталар ясап, укый-укый үзлегемнән өйрәнеп бетердем мин аны барыбер. Уку барышында шәһәргә чыгасың бит инде. Гомер күрмәгән әллә кайчангы "борынгы" дусларны күрдем әле.
- Азат хуплагандыр бу адымыңны? Машинаны кайчанрак бүләк итәр икән?
- Әйе, "права"га укыганыма сөенде генә. Машина алу әле тиз генә булмас. Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булды бит.
- Нинди үзгәрешләр?
- Олы улыбыз Аяз мәктәпкә укырга керде. 3 яшьлек Ильясыбыз балалар бакчасына китте. Моңарчы Ильяс өйдә торган иде. Әниебез дә карады. Нянябыз бар. Болай үзем карыйм инде. Безнең белән концертларга да утырып китә иде. Шундый шомарып бетте. 3 яшьлек бала кебек тә түгел. Аның сөйләшүләрен тыңлап торсаң, искитмәле.
- Сезне аена 70 мең сум кредит түлисез дип язып чыкканнар иде. Түләнеп бетәме инде?
- Хәзер дә түлибез. Хәзер 80 мең түлибез. Ярый әле, эшләр бар. Шулар белән каплап барабыз, Аллага шөкер!
- Рульгә утыргач ничегрәк? Йөртергә ошыймы?
- Үземне очып киткән кебек тойдым. Практика көнен көтеп ала идем. Машинаны шулхәтле йөртергә яратам. Укып бетерүгә машинага утыр, диләр. Утырырга инде... Без - артистлар гел юлда бит. Арыта. Бәлки Азатны алмаштырып миңа да утырырга туры килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев