Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана сөтеннән аермасын

“Һәр тамчы күкрәк сөте өчен анага савап языла” (хәдис)

   29 июль- 4 август көннәрендә  Бөтендөнья имезү атналыгы  билгеләп үтелде. Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге шәфкать туташы Айсылу Мөхәммәдиева бала табучы хатын-кызлар белән практик дәрес үткәрде һәм имезүнең файдасы турында сөйләде. Имезү-баланың туклануы гына түгел, ә аңа иммунитет һәм саклау факторларын тапшыру ысулы да. Күкрәк сөтеннән дә табигый һәм файдалырак нәрсә юк. Промышленностьта әзерләнгән бер генә катнашмада да әни кешенең сөтендә булган файдалы матдәләрнең якынча күләме дә юк. Бу ананың үзе өчен дә файдалы. Онкологлар, бала имезгән хатын-кызда күкрәк яман шеше сирәк күзәтелә, дигән нәтиҗәгә килгән. Ана сөтенең могҗизасы Коръәндә дә искәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев