Авариядә ике бала һәм ике зур кеше зыян күргән [фото, видео]
Яңалыклар

Авариядә ике бала һәм ике зур кеше зыян күргән [фото, видео]

Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр зыян күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында...

Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр зыян күрүе турында хәбәр килеп ирешкән.

Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, дүрт кеше зыян күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы җәрәхәт алганнарны Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә илткән.

http://www.baltaci.ru/tt/the-news/item/16537


Нет комментариев