Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирендә яшәүче һәм эшләмәүче пенсионерлар «авыл стажы» өчен пенсиягә өстәмәләр алачаклар

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 50 меңгә якын эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.

Картлык буенча иминият пенсиясенә "авыл " өстәмәсе 1891,83 сум тәшкил итә, ягъни быел 7567,33 сумга җиткән фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты, ә III төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә 945,92 сум күләмендә билгеләнә.

Әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме икеләтә арта һәм 15134,66 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән фиксированный түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 1891,83 сум тәшкил итә.

Өстәвенә, шәһәрдә хезмәт стажын эшләп тапкан, ә аннары авылга күченгән кешеләргә өстәмә бирелми. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән булса, ә соңыннан гына шәһәргә күченгән булса, авыл җирлегенә кире күченгәндә аның өчен ташлама хокукы саклана.

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/index.htm/news/2189450.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев