Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Бариева: "Әтиемә битараф булмаган һәркемне көтәм"

14 ноябрьдә Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевка 70 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Саба районы Мәдәният йортында мәрхүмне искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Шамил абыйның кызы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева хәбәр итте.

“Искә алу кичәсенә әтием белән укыган студентлар, аның шәкертләре, театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре кайтачак. Алар арасында дуслары Илдус Әхмәтҗанов, Рузия Мотыйгуллина, Луара Шакирҗан, Фоат Әбүбакиров, Раушания Юкачева, Әзһәр Шакиров, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт, шәкертләре Фәридә Сафина, Ренат Әюпов, Инсаф Абдулла, Ләйсән Мәхмүтова, Резидә Төхвәтуллина, Әлфия Хәбибуллина, Айгөл Нәбиуллина, Марсель Мәхмүтов һәм башкалар бар. Чаллыдан да дүрт шәкерте кайтачак”, - дип сөйләде безгә Айгөл Бариева.

Бу көнне Мәдәният йортының фойесында Шамил Бариевка багышланган музей экспонатлары тәкъдим ителәчәк. “Биредә әти белән бәйле истәлекләрне күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, чара башланганчы, әтинең урамына барып киләчәкбез. Әтиемә битараф булмаган һәркемне кичәгә чакырам”, - диде җырчы.

Искә алу кичәсе 14 ноябрь көнне Саба районы Мәдәният йортында 17 сәгатьтә башлана.

Ә 15 ноябрь көнне Айгөл Бариева Саба районы Явлаштау авылында якташлары өчен бушлай концерт куячак. Билгеле булганча, Шамил абыйның гаиләсе Явлаштау авылында яшәгән. Әтисе мәктәп директоры, әнисе татар теле укытучысы булып эшләгән. Явлаштауда Шамил Бариев урамы, ә мәктәптә аның музее бар.

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев