Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында яшәүче Әминә апа Сафинаны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

Байлар Сабасында яшәүче Әминә Баттал кызы Сафина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алды.

 Мөхтәрәм  юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлегеннән һәм үзе эшләп лаеклы ялга чыккан  “Шатлык” балалар  бакчасыннан  килеп тәбрикләделәр. Әминә Сафина Чистай районы  Шахмай авылында 3нче бала булып дөньяга килә. Туган авылында 7 сыйныф белем алганнан соң Чистай педагогия көллиятенең тәрбиячеләр әзерли торган бүлегенә укырга керә. Тәкәнешкә ике ел эшләгәннән соң, кире туган якларына әйләнеп кайта. 1954 елда Әминә Баттал кызы юллама белән Саба районыныа эшкә җибәрелә.  Монда ул үзенең булачак тормыш иптәше  Тимерҗан Сафин белән таныша. 1955 елда гаилә корып, 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Әминә Сафина лаеклы ялга чыкканчы   “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше 2017 елда вафат була. Әминә Баттал кызы онык-оныкчыкларын күрә алу бәхетенә сөенеп  Байлар Сабасында гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев