Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара бәйге игълан ителде

Катнашу өчен Россия һәм дөньяның башка илләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар, башкаручылар, автор-башкаручылар (солистлар, дуэтлар, төркемнәр) чакырыла.

«Без хәтерлибез» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара музыка конкурсы игълан ителде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«РФ Оборона министрлыгы һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган Проект халкыбызның фашизмга каршы көрәштә батырлыгы турындагы истәлекне саклауга һәм тарихи гаделлекне торгызуга юнәлдерелгән. Яңа җырлар аша без Җиңү тарихы турында яшьләр өчен аңлаешлы телдә сөйләргә һәм күрсәтергә телибез», - ди оештыручылар.

Катнашу өчен Россия һәм дөньяның башка илләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар, башкаручылар, автор-башкаручылар (солистлар, дуэтлар, төркемнәр) чакырыла. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 31 декабрь.

Конкурс номинацияләре:

  • 1812 елгы Ватан сугышына багышланган композицияләр;
  • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган композицияләр;
  • «Россия – Ватаныбыз» темасына композицияләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өч категориядә призлы урын алган җиңүчеләр билгеләнә. Тамашачылар симпатиясе призы җиңүчесе СМС-тавыш бирү һәм конкурс сайтында тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Музыкаль конкурсның приз фонды – 3 000 000 сум. Гала-концерт Мәскәүдә узачак. Сайлап алу туры 5 гыйнварда Уфада старт ала. Конкурс шартлары белән түбәндәге сайтларда танышырга мөмкин: https://pcshar.ru, https://мыпомним.рф. Элемтә өчен телефон: 8 800 250 65 19 (Россия буенча шалтырату бушлай)

Фото: mincult.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев