Белгечләр гөмбә җыю кагыйдәләрен искәртә
Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә.
Роспотребнадзор, агуланмас өчен, гөмбә җыю кагыйдәләрен искә төшерә. Киңәшләр ведомство сайтында урнаштырылган.
Гөмбәне юллар, магистральләр, торак пунктлардан читтә җыярга кирәк. Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә. Бу очракта алар озаграк сакланачак.
Гөмбәне җыелган көнне үк эшкәртергә кирәк. Төрле гөмбәләрне үзара аралаштырмау хәерле. Продуктны цинкланган, ялтыравык йөгертелгән балчык савытта маринадларга яки тозларга ярамый.
Гөмбәне 14 яшьтән өлкәнрәк сау-сәламәт кешеләргә генә ашарга киңәш ителә.
- Ел саен Россиядә меңгә якын кеше гөмбә ашап агулана, шуларның утызга якыны үлә.
 
Фото: https://pixabay.com | ekamelevekamelev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев