«Беренче канал» бер тапшыруын Болгар музей-тыюлыгына багышлый
Яңалыклар

«Беренче канал» бер тапшыруын Болгар музей-тыюлыгына багышлый

«Беренче канал» - «Поехали» телеканалы өчен Россия буенча сәяхәтләргә багышланган программалар циклы әзерли.

«Беренче канал» төшерә торган «Два дня в городе» циклындагы программаларның берсе Болгар музей-тыюлыгына багышланачак. Бу хакта музейның Twitter социаль челтәрендә хәбәр ителә.

«Беренче канал» «Поехали» телеканалы өчен Россия буенча сәяхәтләргә багышланган программалар циклы әзерли.

Проектның максаты – ил эчендәге туризмны җәелдерү. Берничә чыгарылыш Татарстан Республикасына багышланачак.

Моңа кадәр казанлыларның еш кына туристлык сайтлары аша сәяхәт маршрутлары сайлавы хакында хәбәр ителгән иде.

Фото: Рамиль Гали


Нет комментариев