Бүген Мәскәүдә Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк
Яңалыклар

Бүген Мәскәүдә Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк

Басманы Татарстан мөфтияте әзерләде.

Бүген Мәскәүдә Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк.

Вакыйга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә 15 сәгатьтә башлана.

Чарада күренекле дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре катнашуы көтелә.

  • Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе ихтыяҗы турында Татарстан Республикасы Диния нәзарәте 2016 елда игълан иткән иде. Тәрҗемә эше өч ел дәвамында башкарылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безгә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга кирәк", - дип белдергән иде. 

Фото: tengrinews.kz

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев