Бүген Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә
Яңалыклар

Бүген Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә

Көндезге һава температурасы чагыштырмача җылы булачак. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +18..+23, Казанда...

Көндезге һава температурасы чагыштырмача җылы булачак.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исә, талгын.
Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +18..+23, Казанда +20..+22 градус былы булачак.
Синоптиклар Казанда да урыны белән яңгыр явуын фаразлый.

Нет комментариев