Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан 15- 21 ноябрь көннәрендә махсус атналык башланды
Яңалыклар

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан 15- 21 ноябрь көннәрендә махсус атналык башланды

Ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Ел саен Россия юлларында 20 меңнән күбрәк кеше үлә. Быел 10 айда  районыбыз юлларында 20 юл-транспорт вакыйгасы булды, анда 24 кеше зыян күрде һәм 7 кешенең гомере өзелде, бер бала  имгәнде.  Безнең  районда  да  юл-транспорт  вакыйгалары  корбаннарын искә алу көне уңаеннан игълан ителгән атналыкта (15-21 ноябрь) чаралар узачак, аларда  юл хәрәкәтенең  яшь инспекторлары да катнашачак. Шулай ук  киләсе атна башында “Тоннель” операциясе дә үткәрелә.


Нет комментариев