"Бу айда көндез ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәсләр"
Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда Аллаһы тарафыннан бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: 31...
Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда Аллаһы тарафыннан бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: 31 март - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә. Һәм 24 апрель - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә. Рәҗәб ае- мәгъфирәт, күп гөнаһлар ярлыкана торган ай. Бу айда көндез ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәсләр, диелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу өч ай турында: "Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбан - минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр", - дигән һәм: "Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер", - дип дога кыла торган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев