БУ ХӘТЛЕ ТУҢДЫРМА КАЙСЫ ҖЫРЧЫГА СЫЯ?
Яңалыклар

БУ ХӘТЛЕ ТУҢДЫРМА КАЙСЫ ҖЫРЧЫГА СЫЯ?

Ә минем юбилей! Ангинама нәкъ бер ай!

Җырчы Нурзадә Инстаграм язылучыларын шулай сәламләгән. Ә фотода - берничә туңдырма. "Ангинамны иркәләп, арып беттем. Муенга кәбестәле җылы чүпрәк тә куеп карадым, әллә ниткән дарулар эчәм - алардан косасы килә инде минем", - дип яза Нурзадә. Шуңа җырчы ангинасына туңдырма "ашатып" карарга булган. Бу туңдырмалар барысы да бер Нурзадәгә дип уйлый күрмәгез! Җип-җиңел гәүдәле Нурзадәгә моның хәтлесе сыймас. Төркеменә күчтәнәч итеп алган ул аларны.

http://intertat.tatar


Нет комментариев