Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буаның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте

Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән.

Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә.

Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.

Фото: buinsk-tat.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев