Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Сабаның Үзәк чыршысы янында «Күңелле стартлар» спорт уены узды

Күңелле чараны Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы оештырды

Спорт чарасы балаларның өлкәннәр белән бергә чыршы тирәли Яңа ел җырлары җырлап әйләнүдән башланды. Аннары бәйрәм эстафета рәвешендә узды: 4 команда үзара ярышты. Балалар поездда сәяхәткә чыктылар. Төрле илләрдә булып, халыкларның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен искә төшерделәр. Бу илләрнең халык уеннары уйналды. Балалар эстафетада актив катнаштылар. Тиз, җитез, чыдам, тапкырлар ярышта сынатмадылар. Һәр команда Кыш Бабайдан татлы бүләк һәм күчтәнәч алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев