Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Екатеринбургта Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән

Милли бәйрәмдә Башкортстан һәм Татарстан делегацияләре катнашуы көтелә.

Быел Екатеринбургта Сабантуй бәйрәме 15 июньдә үткәреләчәк. Бу хакта “Яшен” сайтында хәбәр ителә.

Быелгы Сабан туе 82 нче тапкыр оештырыла һәм Свердловск-Екатеринбургта яңартылган бәйрәмнең 30 еллык юбилее билгеләп үтелә.

Екатеринбургта бәйрәмне Свердловск өлкәсенең “Мирас” татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге, шәһәр хакимияте һәм В.В. Маяковский исемендәге мәдәният паркы оештыра.

Милли бәйрәмдә Башкортстан һәм Татарстан делегацияләре катнашуы көтелә.

"Соңгы елларда төрле милләт вәкилләре яши торган Екатеринбург шәһәрендә Сабан туе татарлар һәм башкортлар өчен генә түгел, ә барлык шәһәрлеләр бәйрәменә әйләнде", - диелгән хәбәрдә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев