Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда гомер озынлыгы һәм хезмәт хакы артыр дип көтелә

Татарстан Премьер–министры 2019 елга, шулай ук 2020 һәм 2021 еллардагы план чорына дәүләт хакимияте органнарын бәяләү индикаторларын раслады.

2019 ел ахырына Татарстанда гомер озынлыгы 74,6 яшькә, ә минималь куллану бюджетыннан күбрәк керем алучыларның көтелгән саны 72 процентка җитәргә тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шундый саннар китерелгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен дәүләт биремендә гомер озынлыгын 74,3 яшьтән 74,6 яшькә кадәр арттыру турында сүз бара. Шул ук вакытта, хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлем-китем очраклары 420дән 418гә кадәр кимергә тиеш.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына патриотик чараларда катнашучы яшьләрнең санын 6,1 проценттан 6,3 процентка җиткерү бурычы йөкләнә. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына исә 2019 ел ахырына сәнәгый җитештерү индексын 103,3 процентка җиткерергә тәкъдим ителә.

Татарстан Спорт министрлыгы алдында Россия җыелма командалары составына кертелгән спортчылар санын - 102дән 104кә, республикада ГТО нормаларын үтәгән гражданнар исәбен 36,5 процентка (бүген ул 35,5 процент тәшкил итә) җиткерү бурычы тора.

Татарстан Хөкүмәте карарыннан күренгәнчә, 2019 елда авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакының үсеш темплары – 105,5, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 104,1 процент тәшкил итәргә, тулаем төбәк продукты индексы 101,5 проценттан 102,1 процентка кадәр артырга, шул ук вакытта минималь куллану бюджетыннан артыграк керем алучылар 71,5 проценттан 72 процентка җитәргә тиеш.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев