Галим Олег Шайтанов сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый ел күзәтелмәгән.
Быелгы кыш, соңгы ун ел эчендә, көзге уҗымнар өчен иң уңышлысы ел булган. Әлеге фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.
“Әгәр кар төшкәнче, көннәр кинәт суытып җибәрсә – уҗымнар өчен куркыныч. Әмма узган көздә, көннәр акрынлап суытты, җир 10-15 см лап туңа башлады һәм республиканың барлык территориясендә берьюлы диярлек кар яуды”, – диде галим.
Олег Шайтанов сүзләренчә, узган ел көннәр суыту белән кар яту “үзара килешеп эшләгән”.
“Туфрак туңу һәм кар төшү бер вакытка туры килде. Кар 10-20 см тирәсе яуды. Мондый катлам зәмһәрир гыйнвар суыкларына да чыдам. Бу шартларда уҗымнарга куркыныч юк. Быелгы кыш көзге культуралар өчен аеруча да уңышлы килде. Бу – уҗымнар өчен соңгы дистә ел эчендәге иң яхшы ел”, – диде Шайтанов.
Фото: архив
Нет комментариев