Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар басмаларына ихтыяҗ артты

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.

Киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар газеталарына һәм журналларына ихтыяҗ артты. "Татмедиа" АҖнең «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы кебек басмаларына сорау зур. Бу турыда "Татар-информ" МА республиканың почта бүлекчәләрендә хәбәр иттеләр.

tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн-язылу саны да артты.

Татарстан балалар басмалары төрле яшьтәге балалар өчен каралган. Иң кечкенәләргә — «Салават күпере» журналы, 6 яшьтән - «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы, яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналы бар. Бу басмаларның тиражлары арту сөендерә.

Әлеге газета һәм журналлар мультимедиа форматына да чыга, ягъни һәр номерда, кәгазьдәге мәгълүматтан тыш, QR-кодлар да бар. Укучылар алар буенча видеороликлар һәм уеннар, татар мультфильмнары һәм әкиятләре карарга, иҗади остаханәләрдә катнаша алалар. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр әбүнәчегә рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.

13 декабрьгә кадәр бу басмаларга язылу бәяләренә 13 процентка кадәр ташлама гамәлдә.

Балалар басмаларына Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. "Татмедиа" АҖ басмаларына podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев