Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы полицейскийлары микрорайон буйлап мылтык күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган

Ир-атның җаваплылык дәрәҗәсе эш материалларын тикшерү барышында билгеләнәчәк.

Чаллы полицейскийлары торак микрорайоны буйлап мылтык күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Кичә шаһитлар социаль челтәрләрдә бер видео урнаштырган. Аннан күренгәнчә, ир-ат 18/11нче йорт яныннан үтеп бара, бер кулына – мылтык, икенчесенә телефон тоткан. Әлеге видео чыкканнан соң социаль челтәрләрдән файдаланучылар полицейскийларның бу эшкә катнашуын сорады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, кораллы ир-атны тоткарлаганнар. Ул күрше йортта яшәүче 51 яшьлек ир булып чыккан. Тоткарлаган вакытта аның коралын алганнар. Ир-атның җаваплылык дәрәҗәсе эш материалларын тикшерү барышында билгеләнәчәк. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев