Чаллы янында Чулман елгасында водолазлар боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли
Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта аяк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар.
Чаллы тирәсендә Чулман елгасында 6 нчы эзләү-коткару отряды водолазлары боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чаллыда һәлакәт турында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.20 сәгатьтә шаһит хәбәр иткән. Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта ачк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар. 12.15 сәгатьтә водолазлар эзли башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев