Чаллыда 23 яшьлек кыз 150 мең сумлык алты телефон урлаган
Яңалыклар

Чаллыда 23 яшьлек кыз 150 мең сумлык алты телефон урлаган

Кыз урланган телефоннарны саткан, ә акчасын киемнәргә һәм косметикага сарыф иткән.

Чаллыда Чулман проспектында кибеттә 23 яшьлек кыз 150 мең сумлык алты кәрәзле телефон урлаган, дип яза «Челнинские известия».

Ул сәүдә залыннан алты кәрәзле телефонны алып чыгып киткән. Алар 13-32 мең сум торган, барлыгы 150 мең сумлык булган. Полиция хезмәткәрләре кызны тоткарлаган. Ул беркайда да эшләмәве, шуңа күрә телефоннарны сатуы, ә акчасын киемнәргә һәм косметикага сарыф итүе турында сөйләгән.

Кызга карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев