Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил халкы Согуд Гарәбстаны акцияләренә рекордлы суммалар керткән

Фарсы култыгы илләреннән булган инвесторлар кертеме 4,4 млрд риял (1,17 млрд доллар) тәшкил иткән.

2019 елның гыйнварында Согуд Гарәбстаны акцияләре базарына чит ил капиталы кушылуы рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Гомумән алганда, Фарсы култыгы илләреннән булган инвесторлар кертеме 4,4 млрд риял (1,17 млрд доллар) тәшкил иткән. Бу, 2015 елдан бирле күзәтүләр буенча, иң зурысы булган.

MSCI Inc һәм FTSE Russell индекслары провайдерлары якындагы айларда Согуд компанияләре акцияләрен emerging markets халыкара индексларына кертәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, халыкара институциональ инвесторлар Согуд Гарәбстаны акцияләре базарында үз көчләрен арттыралар. Шул ук вакытта җирле инвестиция фондлары акцияләрне азрак сатып ала башлаган.

Фото: https://pixabay.com | BS1920

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев