Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүпне икеләтү. Халык бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр

Россияне чүп реформасы белән бәйле җәнҗаллар тетрәтә. Кайдадыр күптән үлгән кешеләргә чүп өчен түләү квитанцияләре китерәләр, кайдадыр пропискадагы кешеләр саны арттырылып күрсәтелә. Илнең 36 шәһәрендә чүп өчен ике тапкыр түләтү гамәлгә кереп ята.

Закон буенча торак өчен түләү квитанцияләрендә көнкүреш чүбенә түләү графасы булырга тиеш түгел. Бу хезмәт өчен аерым тариф белән акча җыела. Бөтенроссия Халык фронты чүп реформасы турында доклад әзерләп Путинга җибәрде. Белгечләр төбәкләр­дә торак өчен түләү квитанцияләрен өйрәнгәннән соң, чүпкә аерым түләү сәбәпле, торакка түләү түбәнәергә тиеш булса да, кайбер төбәкләрдә бәянең шул килеш калуын күргәннәр. Нәти­җәдә мондый төбәкләрдә халык бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр булган. Моннан тыш фронт активистлары, ил буенча йөреп мәсьәләне өйрән­гәч, шундый нәтиҗәләргә килгәннәр: байтак урыннарда чүпне җыю, чыгару һәм эшкәртү тәртипкә салынып килә, әмма чүп өчен яңача акча җыеп та, аны нәкъ элекке кебек үк аерып-эшкәртеп тормыйча, тулып ташыган иске чүплек­ләргә илтеп аудару гадәте һаман да яшәп яткан төбәкләр дә җитәрлек икән. Бармак белән санарлык шәһәрләрдә генә чүпне аерып җыю өчен савытлар куелган.


Моннан тыш Владимир Путин ”болганчык конторалар” дип тамгалаган төбәк чүп җыю операторлары барлыгы да ачыкланган. Чүп җыюга килешү төзегән биш төбәк операторының штатында бер хезмәткәр дә юк, ди. Тагын унбиш төбәк операторының штатында бер генә кеше табылган. Боларның чүпне ни рәвешле җыюлары аңлашыла инде: чүп урынына акча гына җыела. Төбәк операторларын сайлау да күп кенә урыннарда конкурссыз үткән. Бу, көндәшләр булмау сәбәпле, бердәнбер монополист нинди бәя куйса, шул бәя белән килешүгә китергән. Авырлык белән баручы реформа тәгәрмәче ”фронт доклады”ннан соң җиңелрәк әй­ләнә башлармы, анысын вакыт күрсәтер.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев