Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Советында исерткеч сатуны чикләү хокукын төбәкләргә кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Шул хактагы закон проекты бүген Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитетында каралачак.

Татарстан Дәүләт Советында күпфатирлы торак йортлар һәм аларга кушып салынган биналарда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү хокукын төбәкләргә кире кайтарырга тәкъдим иттеләр. Шул хактагы закон проекты бүген Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитетында каралачак. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

«Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләти җайга салу турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.

2011 елдан төбәкләр алкогольне ваклап сатуда өстәмә чикләүләр һәм тыюлар керү мөмкинлегенә ия булды.

2015 елдан Татарстанда төбәк законы тарафыннан стационар булмаган объектларда һәм күпфатирлы йортларда, шулай ук шундый йортларга кушып салынган биналарда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә исерткеч эчемлекләр сату тыела.

Шуның нәтиҗәсендә гражданнар тынычлыкның бозылуына сирәгрәк зарлана башлады, исерек хәлдә кылынган закон бозу очраклары кимеде. «Алкоголь белән агулану очраклары – 51, ялган аракы эчеп якты дөнья белән хушлашучылар саны 25 процентка кимеде», - дип яза басма.

2017 елның июлендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә исерткеч эчемлекләрне ваклап сатуны көйләүгә бәйле мәсьәләне Федерация субъектлары карамагыннан алдылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары мондый хокукны кире кайтарырга тәкъдим итә.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев