Сервис белгечләре Мәскәүдән Россия шәһәрләренә һәм аннан кирегә очкандагы авиабилетларның минималь бәясен анализлады.
Яз көне Мәскәүдән очсызрак бәягә очарга мөмкин булган шәһәрләр исемлеген Калуга, Чабаксар һәм Санкт-Петербург җитәкли. Бу хакта Aviasales хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.
Сервис белгечләре Мәскәүдән Россия шәһәрләренә һәм аннан кирегә очкандагы авиабилетларның минималь бәясен анализлады. Ә аннан соң 2019 елның язында акчаны азрак сарыф итеп очып була торган шәһәрләр исемлеген төзеде.
Рейтингны Калуга җитәкли. Башкаладан ике якка да очу уртача 1 300 сум тора, бу узган яз белән чагыштырганда бер чиреккә кыйммәтрәк. Чабаксарда авиабилетлар туристларга 4500 сумга төшәчәк, узган елга караганда 3 процентка арзанрак.
Аннары исемлектә - уртача 4 600 сум торган Санкт-Петербург, әлеге шәһәргә авиасәяхәт узган ел белән чагыштырганда 5 процентка кыйммәтләнгән.
Петрозаводскига очсагыз, быел 30 процент акчаны янга калдырырга мөмкин, билетлар өчен 5 200 сум акча түлисе була.
Чаллыга уртача 5 300 сум (+23 процентка артык), ә Казанга 5 500 сум (+6 процент) туры килә.
Фото: Регина Гумарова
Нет комментариев