Елгада 62 яшьлек ир-ат мәете табылган
Яңалыклар

Елгада 62 яшьлек ир-ат мәете табылган

Түбән Кама районында Шушма елгасында 62 яшьлек ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир-ат мәете кичә кич Карамалы авылындагы 68нче йорт каршында Шушма елгасында табып алганнар. Ул шушы йортның 62 яшьлек хуҗасы булып чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат батып...

Түбән Кама районында Шушма елгасында 62 яшьлек ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир-ат мәете кичә кич Карамалы авылындагы 68нче йорт каршында Шушма елгасында табып алганнар. Ул шушы йортның 62 яшьлек хуҗасы булып чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат батып үлгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/12/140444/


Нет комментариев