Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эремчекле запеканка әзерләү ЫСУЛЫ

Моның өчен 1 кг эремчек, 3 йомырка, 6 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы каймак (кибетнеке, 20 процент майлылыктагысын), 1 кап (10 гр) ваниль шикәре, 2 уч манный ярмасы, 1 чәй кашыгы җитен орлыгы кирәк.  Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төям, төерләре калмаса, тәмлерәк, йомшаграк...

Моның өчен 1 кг эремчек, 3 йомырка, 6 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы каймак (кибетнеке, 20 процент майлылыктагысын), 1 кап (10 гр) ваниль шикәре, 2 уч манный ярмасы, 1 чәй кашыгы җитен орлыгы кирәк.  Эремчекне бәрәңге төйгеч белән яхшылап төям, төерләре калмаса, тәмлерәк, йомшаграк була, блендер кулланырга да мөмкин. Аннары калган ингредиентларны салып, яхшылап болгатам да, майлаган табага салып (бу рецепттан зур бер таба чыга, табагыз кечерәк булса, запеканка биегрәк булачак), 180 градуслы мичтә 30 минут пешерәм. Табага панировка өчен сохари да сибәм. Җитен орлыгын салмасагыз да була, ләкин ул бик файдалы, мин аннан еш файдаланам.


Рәфилә Шәмсетдинова, Теләче

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев