Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәр Рифкать Шәфыйков балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырды

29 май көнне Теләче районының «Туган авыл» ял итү комплексында хәйриячелек белән шөгыльләнүче якташыбыз Рифкать Шәфыйков дини очрашу уздырды.

 

Анда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе  шәкертләре җитәкчеләре Ильяс хәзрәт Җиһаншин  белән килделәр.

Чарага Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук күрше районнардан Ислам дине белән кызыксынучы балалар да чакырулы иде. Әлеге очрашуның төп максаты: Ислам динендә булган һәм дингә тартыла башлаган балалар белән мәдрәсәдә укучы шәкертләрне очраштырып,  үзара яңа дуслар табу һәм ныклы дуслык җепләре булдыру. Балалар музейда экскурсиядә булдылар, зоопарк буйлап йөрделәр, яшьтәшләре белән аралаштылар.Экскурсиядән соң барлык кунаклар  бәйрәм өстәле артында очраштылар.

Әлеге очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка дин әһелләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев