Татарстан башкаласында тәүлек эчендә 1313 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.
Казанда, эссе булу сәбәпле, үткән тәүлектә 12 кешегә ярдәм кирәк булган. Бу хакта “Татар-информ”га Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә сөйләделәр.
Казан мэриясе мәгълүматлары буенча, соңгы ике көндә кичектергесез ярдәмгә 100 – 150 кеше мөрәҗәгать иткән. “Кагыйдә буларак, ярдәм урта яшьтәге кешеләргә кирәк булган”, - диелгән мэрия хәбәрендә.
Татарстан башкаласында тәүлек эчендә төрле гозер белән 1313 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.
Фото: Михаил Захаров


Нет комментариев