Яңалыклар

Галимнәрне котларга онытмаыз!

8 февральдә, Татарстан Фәннәр академиясендә Фән көненә багышланган тантаналы чара оештырыла.

Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм санала.

Фән көне уңаеннан, 8 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Зур залында тантаналы чара уздырыла.
Бәйрәм барышында танылган галимнәр, фән өлкәсендә уңыш казанган нәселләрне тәбрикләүләр оештырылачак һәм дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

http://idel-tat.ru


Нет комментариев