Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимова: Татарстанның барлык сырхауханәләре ял көннәрендә эшләячәк

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, урыннардагы җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм амбулатор звенога ярдәм күрсәтергә кушылды.

Татарстанның барлык сырхауханәләре ял көннәрендә эшләячәк.

Мондый карарны Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб кабул иткән. Әлеге хәбәрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

Республиканың Министрлар Кабинетында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева рәислегендә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча Оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, урыннардагы җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм амбулатор звенога ярдәм күрсәтергә куштылар.

Моннан тыш, штабта саклык чараларын төгәл үтәргә: шәхси саклану чараларын кулланырга, термометрия үткәрү кирәклегенә аерым игътибар юнәлттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа «омикрон» штаммы  өстенлек итә. Республикада Covid-19 белән авыручылар саны буенча кабат антирекорд куелды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев