Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ кертүгә субсидия

Яңа  төзелгән шәхси  йортларга  газ кертү дә зур  чыгымнар сорый.  Аерым категория  гражданнар  бу очракта дәүләт  ярдәменә исәп тота  ала. Аларга  йорт хуҗалыгы участогы чикләре эченә газ кертү һәм йорт эче газ җиһазларын сатып алуга дәүләттән бер мәртәбә субсидия алу мөмкинлеге бирелә.

Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кешеләр дәгъва итә ала.  ТР Министрлар Кабинеты карары (18.02.2022 №137) нигезендә  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  I һәм II төркем инвалидлар; инвалид балалар, шулай ук  күп балалы гаиләләр җан башына керем 10 мең сумнан ким булганда 80 мең сумга кадәр субсидия алуга социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча гариза бирә алалар. Моннан тыш җан башына керемнәре аена 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр тәшкил иткән  гаиләләр дә  60 мең сум субсидиягә исәп тота  алалар. Түләү бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр гына бирелә.

Субсидияне исәплә­гәндә түбәндәге чыгымнар исәпкә алына:  җир участогы чикләре эчендә проект һәм төзү-монтаж эшләре башкару;  өй эченә газ җиһазлары һәм исәпләү приборлары алу.

Субсидия алу өчен кирәкле документларга йорт хуҗалыгы чикләре эченә газ кертү эшләрен башкаручы подрядчы оешма белән 2021 елның 21 апреленә кадәр төзелгән килешү; участок чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләрнең акты; йорт эченә куела торган газ җиһазын сатып алуны раслаучы документ;

 -газ бүлү системасы объекты төзелеше тәмамлану акты яки технологик тоташтыру акты; торак бинага хокукның Бердәм дәүләт милек реестрында теркәлмәве турындагы документ; гаилә составындагы башка кешеләрнең персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм үзләре исеменнән эшләүгә гариза бирүчегә рөхсәте.

Гөлназ Солтанова,

республика  матди ярдәм   күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев