Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз!

Бөтенроссия язылу декадасы дәвам итә. 14 декабрьгә кадәр «Татмедиа» АҖ газета һәм журналларына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин, дип хәбәр итә акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.

«Татмедиа» АҖ «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә», «Чаян», «Татарстан», «Безнең мирас», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан», «Казань» журналларына, «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Туганайлар», «Сувар», «Мәдәни җомга» газеталарына, шулай ук район басмаларына язылырга тәкъдим итә.

Балалар өчен татар телендә чыга торган «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета һәм журналларга барлык почта бүлекләрендә язылырга була.

Шулай ук «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең http://tatmedia.ru/podpiska/ сайтындагы онлайн-язылу сервисыннан да файдаланырга мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-gazetalaryna-ham-zurnallaryna-taslamaly-bayadan-yazylyrga-momkin-5879962

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев