Әгерҗе районында балыкчы батып үлгән урыннан фотолар пәйда булды
Яңалыклар

Әгерҗе районында балыкчы батып үлгән урыннан фотолар пәйда булды

Фаҗига Иж елгасында 8 декабрьдә булган.

Әгерҗе районында Иж елгасында Удмуртия балыкчысы мәете табылган урыннан фотолар пәйда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ”да 8 декабрьдә 36, 41 һәм 50 яшьләрдәге өч балыкчының Игра авылыннан Татар Шаршадасы авылына Иж елгасында балык тотарга килүләре, чаңгыда елга култыгына барулары җиткерлегән иде. Әмма берсе машинада кирәк-яракларын онытып кире борылган.

Яңадан барганда ул бер иптәшенең кул болгавын, икенчесенең күренмәвен җиткергән.

50 яшьлек ир-ат ярдан 250 метр ераклыкта боз астына киткән. Шул көнне кич белән 6нчы зона отряды хезмәткәрләре аның гәүдәсен ярга чыгарган. 
Урында 101нче янгын-сүндерү часте, 6нчы зона отряды хезмәткәрләре эшләгән.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев