Гигант үгез Гиннесның рекордлар китабына кергән [+фото]
Яңалыклар

Гигант үгез Гиннесның рекордлар китабына кергән [+фото]

АКШта фермер Кен Фарлиның гольштейн токымлы үгезе Гиннесның рекордлар китабына кергән, дип яза Лайф.ру. Даниэль кушаматлы үгезнең биеклеге 193 сантиметр, авырлыгы тоннадан артык. Ул көн саен 45 кг печән һәм 7 кг көрпә ашый, 400 литр су эчә икән.

Гольштейн токымлы үгезләр гадәттә 1,3 метрга кадәр үсә, ә бу чак кына ике тапкыр биегрәк булмый калган. Гигант үгезне күрергә килүчеләр бихисап, ә ферма хуҗасы аның турында: "Ул зур көчек кебек бик әйбәт", - ди.

shahrikazan.com


Нет комментариев