Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде!

Шимбә 1 октябрь көнне "Пирамида" концертлар залында "Татар радиосы"ның 15-еллык туган көне уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Радионың иң затлы, креатив ди-джее, ун ел буе "Татар җыры" фестивален алып баручы Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. - Минем беркайчан да дулкынланганым юк. Ләкин бүген дулкынлануымны яшерә алмыйм. Минем тыйнак хезмәтемне...

Шимбә 1 октябрь көнне "Пирамида" концертлар залында "Татар радиосы"ның 15-еллык туган көне уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Радионың иң затлы, креатив ди-джее, ун ел буе "Татар җыры" фестивален алып баручы Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

- Минем беркайчан да дулкынланганым юк. Ләкин бүген дулкынлануымны яшерә алмыйм. Минем тыйнак хезмәтемне бәяләгәне өчен "Барс-Медиа" ширкәтенә, һәр уңышларыма сөенеп торучы әбиемә, төпле киңәшләре өчен әти-әниемә һәм, әлбәттә, сезгә, тугры тамашачым, бик зур рәхмәт! - дигәндә Гөлназ күз яшьләрен яшерә алмады.

Гөлназны чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар, яңа үрләр телибез!

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев