Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икенче турны көткәндә

Украинада үткән якшәмбе сайлавын без, россиялеләр дә, күз текәп көттек. Россия белән кендекләре чуалып һәм бәй­ләнеп беткән көнбатыш күршедәге вәз­гыять, теләсәк-теләмәсәк тә, безгә дә тәэ­сир ясый. Аннан соң беләбез бит инде: киләчәкнең зур стратегик сугышының фронт сызыгын дөнья лидерлары Украина чиге аша сызарга телиләр.

2014 елгы сәяси ялкынсынудан соң, Кара диңгездә НАТО корабларының еш йөзүен дә, Көн­батыш блок армадалары­ның акрын гына Россия чигенә якынлашуын да күреп торабыз. Мондый вәз­гыятьтә Киевнең без­гә дошман түгел, аркадаш булуы кирәк. Әмма Мәскәүдә 5 ел элек, кызып китеп, кылычларны ныграк селкеп ташладылар. Хәзер инде өмет Россия бе­лән араларны җайлау планы булган яңа ли­дерның күршедәге тәхеткә күтәрелүен­дә генә. Украина сайлавындагы 39 кандидат арасында ул өметне акларлык бер генә кеше – Регионнар партиясе вәкиле, “Оппозицион блок“ лидеры Юрий Бойко гына бар иде. Мәс­кәүдә моны яшермәделәр, сай­лау алдыннан гына Бойконы  чакырып сөй­ләш­теләр. Мәскәү яклы кандидат украиннарга газ бәясе төшерелү кебек “перән­нек”­ләр вәгъдә итте, Россия белән араны тө­зәтүнең башка уңайлыклары да күпле­ген искәртте. Тик 31 март сайлавы алдан кө­телгән нәтиҗәләрне күрсәтә: актер һәм шоумен Зеленский 30 процент ти­рәсе тавыш белән лидерлык итә, га­мәл­дәге президент Петр Порошенко 17 процентка якын тавыш белән аңа ия­рергә тырыша. Бойконы инде икенче тур исем­легендә без күрмәбез. Аның рейтингы 11 проценттан аз гына югары, бу – Украинадагы Мәскәү Кремле йогынтысын күрсәтә торган сан. Хәер, “сәясәт һәм казылык яратучыларга аларның ничек әзер­ләнүен белмәү яхшырак“ дигән сүзләр бар, шуңа күрә Зе­ленскийның да, Поро­шенконың дә сәяси сәхнә артында, мәс­кәү­ле лидерлар­ның кулын ни рә­вешле кысуын без белмибез. Безгә, гади кешеләргә, бер генә нәрсә ачык: ике ил халыкларының да мәнфәгате чынлыкта бер нәрсәдә – татулыкта һәм  хез­мәт­тәшлектә генә була ала.

 
Икенче турга үткән кандидатлар исә Мәскәү карачкысын бар көчләренә файдаланачак. Кырымны кайтарып алу перспективасы турында гәпләшәчәкләр, Донбасс төенен чабып өзәргә вәгъдә бирә­чәкләр. Ярыш лидеры Зеленский инде Кырымны кайтарып алу гына түгел, терри­тория­ләр­не файдаланып торган өчен, Мәскәүдән компенсация түләтү турында да сүзләр куерта. Кырым һәм Донбасс картасы икенче турның төп уен тузлары булачагына шик­ләнергә ки­рәкми.

 
21 апрельдәге сайлау нәрсәләр вәгъдә итә соң? Саннарга карасаң, Зеленский инде шиксез лидер булырга тиеш төсле. Тик аналитиклар Поро­шен­ко­ның реваншы да бик мөмкин дигән фи­кердә. Украинада административ ресурсны файдаланып булмый диярлек. Коррупция һәм казна талаулардан ал­җыган, икътисади бөлгенлектән ин­тек­кән көнбатыш күрше­ләребез мәйдан җыярга ярата, гыйсъянчылык  аларның  ка­нына сеңде. Порошенко командасы Зеленскийга компроматлар эзләү һәм табу белән мавыгыр, ихтимал. Аны болай да Израильдә качып ятучы олигарх Коломойский кешесе дип тәкъдим итәләр. Ил белән идарә итәрлек тәҗрибәсе юклыгына, ко­манда­сының да зәгыйфь һәм эшкә яраксыз булуына басым ясыйлар.


Вакыйгаларның мантыйгы исә икенче турда кем генә җиңсә дә, Россия – Украина, Россия – Көнбатыш арасындагы мөнәсә­бәтләрнең җылынуын вәгъдә итми. Дөнья сәясәтенең сценариенда андый җепшек­лек язылмаган. Хәтта Россия лидерлары да ике арада кара мәче үтеп йөрүен яратарак төшми микән әле. Мө­нәсәбәтләр көтмәгәндә җылынса, яңа дош­ман образын каян табасың, илнең эчке проблемаларын оныттырып тору өчен, пропаганда тегермәне ташын нинди елга суында әйләндерәсең? Көн­ба­тышлылар  Зеленскийны “әй­лә­нешкә кертү“ ысулларын күптән тормышка ашыра баш­лады, зур сәясәт күселәре бе­лән комик актерның очрашулары оеш­тырыл­ды инде. Шуңа күрә Зеленскийны украиннар сайлый микән, Көн­батыш башкалаларында утыручы лидерлар микән – әйтү кыен. 2014 елда украин­нарның бер хыялы бар иде: Көнбатыш, Россиягә үч итеп, Украинаны “витринага әйлән­де­рер“, мул итеп акча яудырыр дип өмет­ләнделәр. Андый беркатлы өметләр тормышка ашмый, үзең ты­рыш­масаң һәм эш­ләмәсәң, беркем дә кулыңа май һәм бал ягылган икмәк тоттырмый. Халык үз-үзен үз­гәртми икән, лидерны үзгәртеп кенә хәл яхшырмый. Шуңа күрә икенче тур сайлавында кайсы бегемот кына җиң­мәсен, вәз­гыять­тән зур үзгәреш көтәргә кирәкми.


“Ватаным Татарстан“ хәбәрчесе язма төгәлләнгәндә генә социаль челтәрләр аша Украинаның кайбер оппозицион көчләре вәкилләре белән элемтәгә керде. Алар беренче тур гадел үтте дип саныйлар, Мәскәү планы тормышка ашмады дип сөенәләр. Порошенкога һәм Тимошенкога мөрәҗәгать итеп: “Сезне сәясәттә бернинди тәҗрибәсе булмаган кеше тар-мар итте, бәлки сезгә дә циркка эшкә урнашып карарга кирәктер“, – дип язалар.

Фото: https://pixabay.com | 1966666

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев