Ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк
Яңалыклар

Ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк

Икътисадта нинди генә кыенлыклар булса да, ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк. Кичә Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр белән кил­гән Россия Президенты Вла­ди­мир Путин автозаводта беренче йөк автомобиле чы­гаруның 40 еллыгына багышланган тантанада шулай дип вәгъдә бирде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов та катнашты. Ил башлыгы үз өлкәсен­дә әйдәп баручыларның берсе...

Икътисадта нинди генә кыенлыклар булса да, ил хөкүмәте КамАЗга һәрчак ярдәм итәчәк. Кичә Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр белән кил­гән Россия Президенты Вла­ди­мир Путин автозаводта беренче йөк автомобиле чы­гаруның 40 еллыгына багышланган тантанада шулай дип вәгъдә бирде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов та катнашты.

Ил башлыгы үз өлкәсен­дә әйдәп баручыларның берсе дип атаган КамАЗ бүген дөнья күләмендә унберенче урынны били. Илдәге йөк ташу базарының яртысын нәкъ менә шушы оешма машиналары тәшкил итә. "Иң мөһи­ме - КамАЗ бер урында таптанып тормый, гел үсештә. Бу җитеш­терелгән техника күлә­мен­дә генә түгел, аның сыйфатында да чагылыш таба. Яңа техно­логияләр кер­телә, кооперация үсештә", - дип ачыклык кертте ил башлыгы.

Путин бөтен дөньяга танылу алган "КАМАЗ-Мас­тер" командасы уңышлары­ның сәбәбен дә "КамАЗ" машиналарның яхшы сыйфатлы булуыннан күрә. Сый­фатлы булырлык та. 1976 елның 16 февра­лендә автозаводта "КамАЗ 5320" маркалы беренче йөк автомобиле чыгарыла. Шул көннән бирле әлеге "тимер ат" -40 гра­дус­тан +50 градуска кадәрге төрле климат шартларында файдаланылган. Хәзерге вакытта КамАЗ берләшмәсе 40 төр­дәге йөк машинасы, автобус, трактор, двигатель җи­теш­терә.


Бурычның да чиге бар


Техника димәктән, бу хакта кичә хәрби-сәнәгать ко­мис­сиясе утырышында да сөйләштеләр. Ил башлыгы сүзләренә караганда, узган ел Россиядә дәүләт оборона заказы, алдагы ел белән чагыштырганда, яхшырак башкарылган. Чагыштыру өчен: 2014 елда аның 96 проценты үтәлгән булса, узган ел бу күрсәткеч 97 процентны тәшкил иткән.

Путин хәрби сәнәгать тармагында җыелган бурычлар мәсьәләсен дә чит­ләтеп үтмәде. "Заманында без, билгеле бер кыенлык­ларны күз­дә тотып, оборона оешмаларына кредитлар бирдек. Тик бүген бу оеш­маларның бурыч кү­ләме чиктән ашты", - диде ул. Ил башлыгы сүзлә­рен­нән аңла­шыл­­ганча, быелдан Кырым­ның хәрби-обо­рона оешмаларын яңарту­ны да финанс­лый башлаячаклар. "Бу акча Кырым оборонасындагы тех­нологияне яңар­ту, аңа яңа кадрлар әзерләү һәм булган белгеч­ләрнең квалификация дәрә­җәсен арттыруга тотылачак", - дип ачыклык кертте ул.

Агу түгел, су пары


Владимир Пу­тин видео элемтә аша Менделеевск шәһә­рендәге "Аммоний" заводына да старт бирде. Заман­ның иң югары таләп­ләренә җавап бирүче аммиак, метанол һәм карбамид җитеш­терү комплексында елына 20 миллиард сум керем алырга исәплиләр. Гигант төзелешкә ки­лешү 2010 елда Япониянең Йокогама шәһәрендә имзаланган. Кичә исә завод тулы көченә эшли башлады.

"Бар­­лык эшләр дә тиешле вакыт һәм бюджет кысаларында башкарылды, - диде "Аммоний" акционерлык җәмгыя­те директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков. - Биредә елына 717 мең тонна карбамид, 717 мең тонна аммиак һәм 233 мең тонна метанол җитеште­рергә исәп­ли­без". Төзелеш бәясе 1,4 миллиард доллар тәшкил итә. Аны "Внешэкономбанк" һәм Татарстан тәэмин иткән. Заводта тәүге продукция - аммиакны узган ел­ның июнь аенда җитеш­тергән­нәр. Зур сәнәгатьне журналистларга да күрсәт­теләр. Ринат Ханбиков алдан кисәтте: заводта бөтен торбалардан төтен бөр­келә. Тик бу агулы матдәләр түгел, ә су пары гына. Заманча комплекс таби­гатькә бернинди зыян китерми икән. Биредә газ синтезы технологиясе кулланыла. Ул исә экологик яктан куркынычсыз булып исәп­ләнә.

"Аммоний"ның зурлыгы шаккатырды. Төзелештә Татарстан, Башкортстан, Тү­бән Новгород өлкәсе, Чуашстан, Пермь крае оешмалары катнашкан. Эшче кулларга кил­гәндә, үзебез­неке­ләр­дән кала, Кытай һәм Япония бел­гечләрен дә чакырганнар. Зур тимер ко­рыл­маларны Менделеевскига кадәр ки­терү өчен, Кама елгасы буенда 400 тонна авырлыкка исәп­ләнгән при­чал тө­зе­гәннәр хәтта. Төзелеш барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов даими күзәтеп торган. Нәтиҗәдә күп кенә проблемалар тиз арада хәл ителде, ди белгечләр. Дүрт ел дәвамында тырышып эш­ләүнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Дөнья күләмендә көч-куәте ягыннан "Аммо­ний"га тиң булырлык заводлар нибары икәү генә икән.

Заводта күпме генә йөрсәк тә, эшчеләр очрамады. Биредә барысы да мөмкин кадәр автоматлаштырылган. Комплекста барлыгы 1 мең 350 кеше хезмәт куячак. "Кызганыч, соңгы утыз елда мондый сәнәгать төзелмәде. Шуңа күрә газ синтезы белгечләре бик аз. Аларны ил буйлап җыйдык", - диде Ринат Ханбиков. Завод эшчеләренең уртача хезмәт хакы 58 мең сум тәшкил итә. "Аммоний" килешүгә имза куйган вакыттан алып, 14 ел ярымнан соң үз-үзен аклаячак, дип фаразлана.

Динә Шәкүрова, Эльвира Вәлиева

Ватаным Татарстан


Нет комментариев