Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин Татарстанда ярдәм нәтиҗәсендә яшь укытучылар мәктәптә төпләнүен әйтте

Грант өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә, яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә эшләргә кала.

Татарстанда укытучыларга грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә. Яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә укытырга кала. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бөтенроссия һөнәри бәйгеләреннән тыш, республика безнең укытучыларга грантлар аша да булышлык күрсәтә. Татарстанда мөгаллимнәргә грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә», - диде Илсур Һадиуллин.

Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр әзерли торган педагогларга ярдәм күрсәтү программасын һәм төрле тармаклардан килеп, кабат һөнәри әзерлек узучы яңа мөгаллимнәргә булышуны максат итеп куйган «Безнең яңа укытучы» программасын да төп проектлар рәтендә карарга мөмкин. 

Спикер сүзләренчә, шундый ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә төпләнә, ә олимпиада призерлары саны буенча Татарстан Россиядә өченче урынны били.

Фото: архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев