Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин киләсе елга төп чыршы тагын да яхшырак булачагын әйтте

Казан мэры “Казан” гаилә үзәге янында үзәк чыршы ачылышы тәэсирләре турында сөйләде.

Казан мэры Илсур Метшин башкаланың үзәк чыршысы киләсе елга тагын да яхшырак итеп оештырыласын әйтте. Чыршы быел Меңьеллык паркыннан “Казан” гаилә үзәге янына күчте.

“Яңа ел алдыннан үзәк чыршы ачылды. Мине Казан халкының, кунакларның яхшы кәефе сөендерә. Бирегә гаиләләре, әби-бабайлары, балалары, оныклары белән килүләре күңелле. Бу мәйдан быел беренче тапкыр төп урын булды. Киләсе елга тагын да яхшырак булсын өчен нәрсәне үзгәртергә кирәклеген карыйбыз", - диде ул.

"Шәһәр халкы һәм кунаклар аны сизмәсләр дә дип уйлыйм”, - дип "Татар-информ” корреспонденты белән тәэсирләрен уртаклашты Метшин. 

Казан мэры чыршы ачылышында, “Халык Кыш бабае” бәйгесендә булды һәм шулай ук бәйрәм салютын уңай бәяләде.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев