Татарстанның Питрәч районында яшәүче Гүзәл ханымның әлеге соравына «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:
- Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Бу мәсьәләдә, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә тугры калырга кирәк, чөнки безне ризыкландыручы, бөтен нигъмәтләрне бирүче дә Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгаләнең әмерен калдырып, ирен тыңлый икән, бу очракта бөтенләй Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән мәхрүм калырга мөмкин. Мондый хәлгә юлыккан хатын-кызлар безнең мәчеткә дә мөрәҗәгать иткәннәре бар. Тормышта андый хәлләр булгалый. Бу очракта Гүзәл ханымга ирен матур сүз белән үгетләргә киңәш итәбез. Гаилә таркалмаса яхшы. Ләкин ахирәт ягын онытмаска, чөнки тормыш бер мизгел генә. Ә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе булачагын онытмаска кирәк.
Нет комментариев